"Шигырьләрем-балаларга бүләгем" язучы Г. Нәҗметдинова белән очрашу кичәсе
Китапханәдә Наласа авылында яшәп иҗат итүче якташыбыз Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, балалар шагыйрәсе Нәҗметдинова Гөлчирә Мәхмүт кызы белән җылы һәм эчтәлекле очрашу булып узды. Кичәдә Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары актив катнаштылар, алар язучының иң матур шигырьләрен сөйләделәр, ә 3 нче сыйныф укучысы Хальфин Әнвәр Гөлчирә Нәҗметдинова сүзләренә (Зилә Зиннатова көе) язылган “Бәрәңге” җырын башкаруы белән истә калды. 7 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр язучының “Кар өстендә кызыл алма” исемле яңа китабына кртелгән “Виртуаль дөнья”, “Балыкчы” шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Китапханәчеләр әзерләгән “Серле сандык” шигырен дә һәркем яратып кабул итте. “Каурый каләм” әдәби -иҗат берләшмәсе җитәкчесе Абдуллина Дилә Вансит кызы укучыларга үзенең киңәшләрен һәм теләкләрен җиткерде, Гөлчирә Нәҗметдиновага иҗади уңышлар теләде.
Якташыбызның берсеннән-берсе матур эчтәлекле яңа шигырьләрен көтеп калабыз, сәламәтлек, озын гомер телибез.