"Карлы Яңа ел"
Бүген Арчаның 1нче мәктәбенең 1нче «Б» сыйныфы укучылары безнең яңартылган китапханәдә вакытларын күңелле итеп үткәрделәр.
Ничек уйлыйсыз, Яңа елны тагын кем ярата соң? Әлбәттә, Кыш бабайның ярдәмчесе-Кар бабай. Балалар аның белән бергә күңелле бәйгеләрдә, уеннарда катнаштылар.
Дуслар, без китаплар белән бергә сезнең каникулларыгызны чын-чынлап мавыктыргыч итеп уздырырга әзер! Тиз арада китапханәдә очрашканга кадәр!