Бөтен рәсәй күләмендә “Гаилә белән яңа ел укулары” акциясе
Арча район балалар китапханәсендә “Гаилә белән яңа ел укулары” бөтенроссия акциясе оештырылды.
Чарада безнең китапханәгә йөрүче иң актив укучылары катнашты: Сабировлар, Миңнуллиннар, Миннебаевлар, Фәйзуллинлар һәм Гәрәбшиннар гаиләләре.
📚 Акция кысаларында катнашучы гаиләләр А.Чеховның "Каштанка", М.Лермонтовның "Бородино", И.Зощенконың "Галоши и мороженое", Е.Шварцның "Югалган вакыт турындагы әкият", И.Крыловның "Ворона и лисица" әдәби әсәрләреннән өзекләр укып иҗади номерлар әзерләгәннәр иде. Шулай ук кунаклар “Әдәби квиз” уенында катнаштылар, анда беренче раундта әкиятләр, әдәби геройлар, язучылар искә алынды, ә уенның икенче раунды иҗат биременнән торды - катнашучылар яңа әкиятләр иҗат иттеләр, А. С. Пушкинның танылган әдәби әсәрләрен заманчага үзгәрттеләр.
Акциядә катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.