Игелекле йөрәкләр көне (Инвалидлар Декадасы кысаларында)
Инвалидлар декадасы кысаларында Арча район балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Өмет чыганагы" тернәкләндерү үзәгендә булдылар. Китапханәчеләр балалар өчен Александр Волковның "Волшебник изумрудного города" исемле әкияте буенча театральләштерелгән тамаша әзерләделәр.
Балалар әкият героинясы Элла белән бергә маҗаралы сәяхәттә, уеннарда һәм биюләрдә катнаштылар. А.Волковның барлык китаплары да яхшылыкка, тугрылыкка, дуслыкка өйрәтә. Без төрле булсак та, бердәм булсак үз хыялларыбызга ирешә алабыз!