“Безнең заман геройлары” (Ватан Геройлары көненә багышланган чара)
Бу бәйрәм Россиядә 2007 елда гамәлгә куелган һәм Ватан хакына батырлык күрсәткән кешеләрне хөрмәтләүгә багышланган.
Әлеге истәлекле көн уңаеннан Арчаның 1нче мәктәбенең 5 "В" сыйныфы укучылары өчен "Безнең заман геройлары" исемле тарихи сәгать үткәрелде.
Китапханәче балаларны тамырлары белән Россия империясе чорына барып тоташкан бәйрәм тарихы белән таныштырды. Императрица Екатерина II гамәлгә куйган Изге Георгий Победоносец ордены сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен офицерларга иң югары хәрби бүләк санала.
Укучылар районыбыздан чыккан Советлар Союзы геройлары, Хезмәт геройлары һәм бүгенге көндә Махсус хәрби операциядә катнашучылар турында да күп мәгълүмат белделәр.
Ватан Геройлары көнендә хәрбиләр белән бер рәттән, Ватан һәм халык алдында хезмәтләре зур булган гражданнарның да батырлыклары искә алына.
Әлеге чара Герой булу мәҗбүри түгел, кешелекле булып калырга кирәк - дигән сүзләр белән тәмамланды. Илебез, районыбыз һәм шәһәребез Геройларын белү, истә тоту һәм хөрмәт итү бик мөһим!