Центральная детская библиотека

“Безнең заман геройлары” (Ватан Геройлары көненә багышланган чара)

9 декабрь-Ватан Геройлары көне. Бу бәйрәм Россиядә 2007 елда гамәлгә куелган һәм Ватан хакына  батырлык күрсәткән кешеләрне хөрмәтләүгә багышланган.

Шул уңайдан Арчаның 1нче мәктәбенең 5 "В" сыйныфы укучылары өчен "Безнең заман геройлары" исемле тарихи сәгате үткәрелде.

Китапханәче укучыларны  тамырлары белән Россия империясе чорына барып тоташкан бәйрәм тарихы белән таныштырды.  Императрица Екатерина II гамәлгә куйган Изге Георгий Победоносец ордены сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен офицерларга иң югары хәрби бүләк дип санала.

  Балалар районыбыздан чыккан  Советлар Союзы геройлары, Хезмәт геройлары һәм бүгенге көндә Махсус хәрби операциядә катнашучылар турында да күп мәгълүмат белделәр.

 Ватан Геройлары көнендә хәрби кешеләр белән бер рәттән, Ватан һәм халык алдында хезмәтләре зур булган гражданнарның да батырлыкларын искә алу мөһим.

Әлеге чара Герой булу мәҗбүри түгел,  кешелекле булырга кирәк - дигән сүзләр белән тәмамланды. Илебез,  республикабыз һәм районыбыз  Геройларын белергә, истә тотарга һәм хөрмәт  итәргә кирәк!