Центральная детская библиотека

Татарстан Республикасы Дәүләт флагы

1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Советы республика дәүләт символларының берсе, Татарстанның заманча флагын раслады.

Татарстан Республикасы Дәүләт флагының яшел төсе - язның яшеллеген, агы - чисталыкны, кызылы - энергияне, көчне, тормышны аңлата.

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы авторы - Т.Г. Хаҗиәхмәтов.

Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән!