Центральная детская библиотека

"Ярый әле дөньяда Әни бар!"(Әниләр көненә)

  Әниләр көне бәйрәме алдыннан Арчаның 1нче мәктәбенең 1нче "А"сыйныф укучылары өчен "Ярый әле дөньяда Әни бар!” исемле чара узды.

  Бүгенге чарада әниләр турында иң ягымлы сүзләр яңгырады, һәр бала үзенең яраткан әнисе турында сөйләргә теләде.

Уен-викторина кызыклы һәм мавыктыргыч узды, анда балалар әкият герое Мамонтенок баласына әнисен табарга булыштылар. Укучылар, белемнәре һәм тырышлыклары  нәтиҗәсендә  биремнәрне үтәп, фил баласы Мамонтенокка әнисе белән  очрашырга ярдәм иттеләр.

  Бер әни дә баласын югалтмасын иде, ә балалар әти-әниләренә таяныч булсын дигән нәтиҗәгә килдек!

 Барлык әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, озын гомер, фәрештәләрчә сабырлык телибез, ана йөрәге беркайчан да кайгыны белмәсен, ә күз яшьләре шатлыктан гына булсын! Бәйрәм белән сезне!