Центральная детская библиотека

"Дөрес яшә!" хокукый уен

20 ноябрьдә ел саен Бөтендөнья бала хокуклары көне билгеләп үтелә, ул бик мөһим документны - Бала хокуклары турындагы конвенцияне кабул итүгә багышланган. Шул уңайдан Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей укучылары   Пушкин картасы проекты кысаларында "Дөрес яшә!" исемле хокукый уенда катнаштылар. Балалар юридик җаваплылык төрләре турында белемнәрен беркеттеләр, үз хокукларын һәм бурычларын белделәр,  тормышта ни өчен җаваплы булуларын аңладылар. Әлеге чара яшүсмерләр өчен файдалы мәгълүматка бай булды.