Центральная детская библиотека

"Дуслык һәм туганлык-бәһасез байлык" танып белү сәгате

Халыкара толерантлык көне алдыннан Арчаның 1нче мәктәбенең 4 А сыйныф укучылары өчен "Дуслык һәм туганлык-бәһасез байлык" дигән чара оештырылды. Балалар "толерантлык" сүзенең, озак еллар Франциядә чит ил эшләре министры булган,Талейран-Перигор исеме белән бәйле булуын белделәр, , шулай ук толерант кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген ачыкладылар. Кытайның "Ладная семья" гыйбрәтле хикәясен һәм "Любовь и доброта" әкиятен тыңладылар. Укучылар толерантлык белән бәйле мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә алдылар, планета илләре буйлап виртуаль сәяхәт ясадылар һәм дөньяның төрле илләрендә ничек исәнләшкәннәрен күрделәр. Балалар  "толерантлык чәчәге" утырттылар, ә чара ахырында  түгәрәкләнеп басып, бер-берсенә елмаю бүләк иттеләр һәм бер-берсенә иң яхшы теләкләр җиткерделәр.