Центральная детская библиотека

«Белеп тор! Онытма! Саклан!" танып белү уены

Юл безнең тормышка күп кенә яңа һәм өйрәнелмәгән нәрсәләр алып килергә мөмкин. Ләкин кайвакыт без аның күңелсез вакыйга урынына әверелүен онытабыз. Юл куркынычсыз булсын өчен, кешеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен уйлап тапканнар. Чарада балалар юл хәрәкәте кагыйдәләренең барлыкка килү тарихы, беренче светофорның кайчан пәйда булуы турында белделәр, "Сөйләшә торган билге" викторинасы вакытында төп юл билгеләренең әһәмиятен кабатладылар,  юл билгеләрен  өлешләп җыйдылар, "Күңелле светофор" һәм "Яшел ут" уенында катнаштылар. Китап инспекторы белән очрашу иң күңелле мизгел булды. Ул балаларның белемнәрен тикшерде, транспорт хәрәкәте турында сораулары бирде. Чара  юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы мультфильм карау белән тәмамланды