"Дөрес яшә!" ("Пушкин картасы"проекты буенча мәгълүмат чарасы)
24 октябрь көнне #Пушкинскаякартасы проекты кысаларында Арчаның 6 нчы мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары өчен "Дөрес яшә!” исемле чара узды.
Укучылар хокуклары һәм бурычлары турындагы белемнәренең артырдылар, үзләре өчен яңа ачышлар ясадылар һәм хокукый культура дәрәҗәсен күтәрделәр.
Чараның төп өлешендә командалар үзләренең белемнәрен уен формасында: "Үз илебез гражданы", “Юридик җаваплылык төрләре", "Җинаять өчен җәза", "Анаграммалар", "Хокук һәм бурыч" тикшерделәр.
Шуны истә тотарга кирәк: законны белмәү җаваплылыктан азат итми, ә юри бозу авыр нәтиҗәләргә китерә! Үзегезнең хокукларыгызны һәм бурычларыгызны белегез, үз тормышыгыз өчен җаваплылык тотарга өйрәнегез!