"Әти белән көчле мин" (интерактив уен)
20 октябрь Россиядә әтиләр көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәчеләр 3 нче номерлы бакчада тәрбияләнүче нәниләр өчен “Әти белән көчле мин” исемле интерактив уен уздырдылар. Балалар үз әтиләре белән таныштырдылар, аларның һөнәрләре турында да сөйләделәр. “Әтиләр нинди була?” дигән уенда катнашу аларга бигрәк тә ошады. Шулай ук нәниләр “Мой папа самый лучший” исемле китаптан әкиятләр тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр. Әлеге чараның максаты: әтиләргә карата хөрмәт тәрбияләү, гаилә традицияләрен искә төшерү, балалар тәрбияләүдә әтиләрнең ролен аңлату.