Центральная детская библиотека

«Бала һәм китап» (Республика семинары кысаларында мәктәпкәчә оешмалар тәрбиячеләре өчен китап кыстыргычлары ясау буенча мастер-класс)

Бүген без 7 нче балалар бакчасында Республика семинары кысаларында мәктәпкәчә оешма тәрбиячеләре өчен китап кыстыргычлары ясау буенча мастер-класс үткәрдек.

 

 Балаларга китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү безнең иң төп максат. Һәр тәрбияче оригами техникасын кулланып кыстыргычлар ясарга өйрәнделәр. Киләчәктә тәрбиячеләр балалар бакчасында балаларга өйрәтә ала.

 Мастер-класс җылы һәм дустанә атмосферада узды. Һәркем үз тәҗрибәсе һәм белеме белән уртаклаша, яңа күнекмәләр алды.

 Без барлык тәрбиячеләргә актив һәм креатив булуларына рәхмәт белдерәбез. Бу көн хәтерләрендә истәлек булып калыр дип өметләнәбез.Сәламәтлек, сабырлык һәм авыр эшегездә уңышлар телибез, хөрмәтле тәрбиячеләр!