Центральная детская библиотека

"Шигырь килде кунакка" (әдәби сәгать)

 Быел балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәргә 75 яшь. Шул уңайдан "Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицей" ның 3 нче Б класс укучыларына "Шигырь килде кунакка" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Бу чара балаларны Рәшит Бәшәр иҗатына җәлеп итү һәм балаларның уку культурасын үстерүгә юнәлдерелгән иде.

 Укучылар, сабыйлар күңеленә шигъри сүз булып үтеп керүче Рәшит Бәшәрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, сорауларга һәм табышмакларга җавап бирделәр һәм әзерләп килгән шигырьләрен сөйләделәр.

 Рәшит Бәшәрнең шигырьләре балаларның күңелен дәвалый, рухын күтәрә, әле ныгып та җитмәгән хыялларына канат куя дигән сүзләр белән кичәбез тәмамланды.