"Планетаның дүрт аяклы дуслары" (Бөтендөнья хайваннарны яклау көне)
Бүген Арчаның 1нче номерлы мәктәбенең 2 "А" сыйныфы укучылары өчен, елдагыча 4 октябрьдә билгеләп үтелә торган - Бөтендөнья хайваннарны яклау көненә багышланган "Планетаның дүртаяклы дуслары " исемле мавыктыргыч уен оештырылды.
Балалар Кызыл китапның нигә кирәк булуын, аның битләренең төрле төсен белделәр, үзләренең өйдәге хайваннары турында сөйләделәр, интеллектуаль уенда катнаштылар, әкият һәм мультфильмнардагы хайваннарны искә алдылар, "Чеби Пи" биюен биеделәр, ә чара ахырында "Хайваннар турында гаҗәеп фактлар"дигән танып-белү видеоролигын карадылар.