"Елмаюлар көне " (Халыкара өлкәннәр көненә багышланган акция)
Бәйрәм алдыннан без яшь укучыларыбыз белән бергәләп сары өрәңге яфрагы ошатып котлау открыткалары ясадык. Бу открыткаларны һәм чәй янына күчтәнәчләрне шәһәребез урамнарында өлкән буынга бүләк иттек.
Балаларның кул җылысы өлкән яшьтәге кешеләргә аерым игътибар билгесе, аларның эшләре һәм кайгыртулары өчен рәхмәт белдерү билгесе булды.
Хөрмәтле өлкән буын, сезнең тормыш көзегез алтын булсын, сезгә нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез!