"Әдәп төбе-матур гадәт" тәрбия дәресе
Балаларны әдәпле сөйләшергә, төрле яшьтәге кешеләрне хөрмәт итәргә, начар һәм яхшы сыйфатларны аера белергә өйрәтү, кече яшьтән үк рухи яктан әхлаклы шәхес формалаштыру масатынн 11нче номерлы балалар бакчасында “Әдәп төбе-матур гадәт” исемле тәрбия сәгате узды. Нәниләр төрле уеннар аша аралашырга, бер-берсенә игътибарлы һәм ярдәмчел булырга өйрәнделәр. В. Хәйруллинаның “Гафу ит”, В. Маяковскийның “Что такое хорошо, что такое плохо” исемле әсәрләрен тыңлап фикер алыштылар, мәкальләр һәм матур сүзләр өйрәнделәр. Чара Ф. Яруллинның шигырь юллары белән тәмамланды:
Һич яхшылык эшли алмасаң син
Кешеләргә бик-бик теләп тә,-
Яхшы теләк телә,
Ул да кайчак
Зур көч өстәп куя йөрәккә.