Центральная детская библиотека

"Лев Толстой балачак илендә" (әдәби сәгать)

Лев Толстой - иң хөрмәткә лаеклы һәм яраткан рус язучыларының берсе, аның иҗаты һәркемгә, бигрәк тә балаларга таныш.

Бүген без Арчаның 1нче номерлы мәктәбенең 2нче "Б" сыйныфы укучылары белән очраштык.

"Лев Толстой балачак илендә" исемле әдәби сәгатендә балалар аның тормышы турында кызыклы фактлар белән таныштылар.

Шулай ук балалар "Котенок" исемле гыйбрәтле хикәясен тыңладылар һәм бергәләп укыганнары турында фикер алыштылар. Аннары Лев Толстойның әсәре буенча куелган мавыктыргыч "Филиппок" исемле мультфильмын рәхәтләнеп карадылар.

Очрашу кызыклы булды, балалар танылган язучы турында бик күп яңалыклар белделәр.