"Гаилә белән ясыйбыз" Әдәби -музыкаль гаилә пленэры
Арча үзәк китапханәсе Арча балалар сәнгать мәктәбе һәм "Казан арты" тарих-этнография музее белән берлектә шәһәр халкы өчен мавыктыргыч мәдәни-массакүләм чара үткәрде. Бәйрәм кунаклары безнең актив укучыларыбыз башкарган дәртле җырлар, матур шигырьләр белән хозурлана алды. Балалар һәм өлкәннәр "Танылган гаиләләр-туган ягыбызның байлыгы" күргәзмәсе белән таныштылар һәм гаилә портретларын ясадылар. Бәйрәмнең азагы флешмоб белән тәмамланды.