"Күңелле дәресләр" белем көненә багышланган уеннар
Балалар Белем көне тарихы белән таныштылар, мәктәп турында сөйләштеләр... Шул ук вакытта балалар чараның кунагы ч - Китапчык белән очраштылар. Аның табышмаклары һәм уеннары барысының да кәефен күтәрде. Балалар үзләре дә бәйрәмгә бик теләп әзерләнделәр, җырлар, шигырьләр белән сөендерделәр, һәм әкиятттән өзек күрсәттеләр. Ахырда, булачак беренче сыйныф укучылары балалар китапханәсенә мавыктыргыч китаплар алырга, яңа һәм кызыклы мәглүмат белү өчен килергә вәгъдә иттеләр.