“Әбиемнең күңел сандыгы”
28 нче ноябрь көнне район балалар китапханәсендә Арча шәһәре балалар бакчалары арасында “Әбиемнең күңел сандыгы” исемле бәйге узды. Бәйгенең максаты мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре белән таныштыру һәм татар телен өйрәтү буенча тәҗрибә уртаклашу. Барлыгы 11 бала чыгыш ясады. Аларның һәрберсе тәрбиячеләр ярдәмендә милли киемнәрдә, төрле атрибутлар, декорация , музыкаль бизәлеш һәм презентацияләр кулланып эчтәлекле чыгышлар әзерләгән. Балалар тәсбих, чулпы татар күлмәге, алъяпкыч, кәләпүш һәм читекләр турында бик матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Җюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләү дә бик авыр булды, ә тамашачылар һәркемнең чыгышын алкышларга күмделәр.