"Виталий Бианкиның урман аланы" (В.Бианкиның тууына 130 ел)
Ул һәркемгәбалачактан ук кызыклы хикәяләре белән таныш. Аның урман тарихлары, урман патшалыгы тормышы шулкадәр мавыктыргыч язылган.
В. Бианкиның иҗатына багышланган әдәби сәгатькә 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары килде. Балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, “Где раки зимуют? " хикәясен тыңладылар, шулай ук табигатьнең серле дөньясы турында мультфильм карадылар.
Әгәр кеше табигатьне ярата икән, ул аңа беркайчан да зыян китермәячәк, ә Виталий Бианки китаплары чын мәгънәсендә табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәтә.