Центральная детская библиотека

“Уйлап табучылар - хакыйкатьне эзләүчеләр” (Россия фәне көне уңаеннан квиз-уен)

Бу бәйрәм үз тормышларын тикшеренүләр һәм фән белән бәйләгән төрле һөнәр ияләренә кагыла. Шулай ук, быел без Россия Фәннәр академиясенә нигез салынуга 300 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу мөһим вакыйгалар һәм Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы кысаларында, Пушкин картасы проекты буенча, Арчаның 5нче гимназиясенең 8нче сыйныф укучылары өчен “Уйлап табучылар-хакыйкатьне эзләүчеләр” исемле кызыклы уен – квиз узды, ул дөньяның төрле илләрендәге бөек уйлап табуларга, ачышларга һәм аларның авторларына багышланган.

Белгечләр командалары, Профессор белән чын акыл штурмын узып, төрле категорияләрдә белемнәрен күрсәттеләр: "Бөек ачышлар", "Фән чыганаклары янында", "Прогресска атлау", "Әкияттән чынбарлыкка", "Филворд", "Команда капитаннары өчен сораулар".

Уен барышында балалар бик күп кызыклы фактлар, файдалы мәгълүмәтләр белделәр һәм үзләренә яңа ачышлар ясадылар.

Дуслар, фән икмәк сорамый, ә үзе бирә! Укыгыз, үсегез, һәр яңа көн сезнең өчен ачыш  булсын!