Центральная детская библиотека

"Барысын да белергә телим!! (Балалар уйлап тапкан әйберләр көненә)

2024 нче ел Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Бу елның ачылышы кысаларында, шулай ук Бөтендөнья балалар уйлап тапкан әйберләр көненә, Арчаның 1 нче мәктәпнең 5 “Б” сыйныф укучылары өчен «Барысын да белергә телим» дип исемләнгән  чара үткәрелде. Балалар уйлап тапкан әйберләр көне ел саен кыш уртасында, 17 нче гыйнварда билгеләп үтелә. Нәрсәдер уйлап табучы балалар дип 21 нче гасырда яшәүче балаларны гына әйтмиләр, алар һәрвакыт булган. Бөтен дөнья буенча күп кенә балалар көн саен һәм сәгать саен, кайвакыт хәтта үзләре дә белмичә, кешелек өчен кирәк булган әйберләр уйлап таба. Су чаңгысын, тире колакчыннарын, йөзү канатларын һәм Брайль шрифтын нәрсә берләштергәнен беләсезме? Әйе, бу әйберләрнең барысын да балалар уйлап тапкан.

Чарада укучылар Россия һәм дөнья фәнен үстерүгә зур өлеш керткән иң танылган балалар, аларның беренче булып уйлап тапкан әйберләре турында белделәр. Кеше көндәлек кулланган кайбер әйберләрнең уйлап табу тарихы белән таныштылар. Балалар уеннарда актив катнаштылар, үзләрен кечкенә галимнәр ролендә сынап карадылар һәм үз куллары белән пластилин ясадылар. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч узды.