"Гаилә белән уку" (Гаилә елы кысаларында консультацион-уен дәресе)
Район балалар китапханәсе китапханәчеләре "Бала үсеше үзәге - Арча шәһәре 4 нче балалар бакчасы" на йөрүче нәниләр, аларның әти-әниләре өчен һәм тәрбиячеләргә ярдәмгә “Гаилә белән уку” дигән консультацион-уен дәресе үткәрделәр. Балаларда китапка карата үзенчәлекле мөнәсәбәт уяту, уку белән кызыксынуын ничек формалаштыру турында сөйләделәр, шулай ук гаиләдә балалар белән уку өчен китаплар тәкъдим иттеләр.