"Яңа елда дуслар белән бергә" (бәйрәм программасы)
Яңа ел маҗарасыз узамыни? Кечкенә кунакларны киләсе елның төп символы – Дракоша Гошаның мавыктыргыч маҗараларын күзәтте. Дракоша ничек кенә тырышмасын, ләкин Кыш бабайның тылсымлы таягын саклап кала алмады, чөнки аны үз файдасын кайгыртып эзләгән Кар Королевасы урлап кача. Әле дә ярый Кыш бабай һәм Кар Кызы ярдәмгә килде.
Төрле конкурслар, биюләр, җырлар һәм уеннар балаларга шатлык өстәде. Балалар өчен бәйрәмнең үзенчәлеге Кыш бабай һәм Кар кызының татлы бүләкләре булды.