"Әкият бездә кунакта"
Халык авыз иҗаты әсәрләреннән балаларга ин якын һәм алар ярата торганы — әкиятләр. Халык әкиятләре — бала тәрбияләүдә бай материал булып исәпләнә. Халык иҗаты әсәрләре — балаларда хис тәрбияләү мәктәбе. Тәҗрибә күрсәткәнчә, геройның уй-хисләрен аңлый белү, эмоциональ кабул итү тәрбияләүдә әкиятне сәхнәләштерү, иллюстрацияләр карау, әкият герое турында сөйләшүләр тәрбия процессында зур урын алырга тиеш.
Бу юлы, безнең балалар китапханәсендә, Арчаның 2 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче нәниләр әкият дөньясына чумдылар. Алар әкиятләр буенча узләренең белемнәрен курсәтә алдылар, шул үк вакытта, яңа әкиятләр белән дә таныштылар.