Центральная детская библиотека

"Сүзлек - алфавит тәртибендәге Галәм" (Библиографик уен)

Арча район балалар китапханәсендә «Сүзлек - алфавит тәртибендәге Галәм» дип исемләнгән чара узды. Анда Арчаның 1 нче номерлы мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары катнашты. Балалар белән очрашуга бар нәрсәне белүче “Всезнайка” әкият герое килде. Ул балалар белән аларның яраткан китаплары турында сөйләште, табышмаклар әйтте, бергәләп китаплар турында мәкальләрне искә төшерделәр.

Чарада балалар сүзлекләр һәм энциклопедияләр белән якыннан таныштылар, сүзлекләрнең беренче төзүчесе Владимир Иванович Даль турында тыңладылар, сүзлекләрнең төрле булулары турында белделәр. Шулай ук энциклопедияләрдә барлык сорауларга да җавап табарга мөмкин икәнен дә аңладылар. Балалар барлык уеннарда да актив катнаштылар, ә чараның ахырында алар сүзлекләр белән үзләре кулланырга өйрәнделәр.