“Елмаюдан караңгы көндә яктыра” (әдәби бәйрәм, Н.Носовка (115 яшь) һәм В. Драгунскийга (110 яшь) багышланган чара)
Әлбәттә, әкият геройлары бу үзәкнең күптән көтелгән кунаклары. Ә бүген алар Николай Носовның әкият повестендагы Незнайка һәм Виктор Драгунскийның күңелле хикәяләрендәге Дениска булды. Чөнки быел бу ике искиткеч балалар язучысы Н.Носовка (115 яшь) һәм В.Драгунскийга (110 яшь) тууының юбилей даталарын билгеләп үтелә.
Балалар Незнайка һәм Дениска белән бергә чын күңелдән уйнадылар, рәсем ясадылар, табышмаклар чиштеләр һәм биеделәр.
Нинди бәйрәм тәм-томнар һәм сюрпризларсыз була?! Кыскасы, көн матур бәйрәмчә үтте! Ә балаларның сөйкемле һәм эчкерсез елмаюлары безне көндәлек проблемаларны онытырга һәм тормыш матур дип уйларга мәҗбүр итте, чөнки дөньяда балаларның сәламәтлеге һәм елмаюыннан да мөһимрәк байлык юк!