"Л. Н. Толстойның төп сере "("Пушкин картасы" проекты кысаларында)
30 нчы ноябрь көнне Арча район балалар китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында Арчаның 5нче гимназиясенең 8 «А», 8 «Б», 8 «В» сыйныф укучылары өчен «Л.Н.Толстойның төп сере» дип исемләнгән чара узды.
Чара барышында укучылар язучының биографиясендә булган бик күп кызыклы фактлар турында тыңладылар, язучының туган иленә виртуаль сәяхәт ясадылар. Балалар Л.Н.Толстойның күп кешеләргә файда китерергә омтылуын, әмма балаларга аерым игътибар бирүен белделәр. Лев Николаевич Ясная Полянада яшәүче балалар өчен мәктәп ачкан һәм ул мәктәм бүгенге көнгә хәтле сакланып килгән. Аннары, ике командага бүленеп, балалар әдәби квест-уенында катнаштылар һәм Лев Толстойның төп серенә төшенделәр.