"Лев Толстойның серен эзләп..." (бөек язучы һәм фикер иясе Л.Н. Толстойның тууына 195 ел уңаеннан)
29 нчы ноябрь көнне Арча район балалар китапханәсендә, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, 1 нче мәктәпнең 8 «А» һәм 8 «В» сыйныф укучылары өчен «Лев Толстойның серен эзләп...» дип исемләнгән чара узды. Балалар язучының биографиясе, иҗади эшчәнлегенең төп этаплары белән таныштылар, аның тормышының кызыклы мизгелләре турында тыңладылар. Аннары, ике командага бүленеп, әдәби квест-уенында катнаштылар һәм Лев Толстойның төп серенә төшенделәр.