“Иң матуры, иң кадерлесе!" (Әниләр көненә багышланган чара)
Иң якты бәйрәм - Әниләр көне алдыннан Район балалар китапханәсендә Арча 3номерлы мәктәбенең озайтылган төркеме өчен игелек дәресе узды.
Чарада Әниләребез турында иң матур һәм назлы сүзләр яңгырады, Андрей Мельниковның "Әнигә" исемле шигыре беркемне дә битараф калдырмады, ә Валентина Осееваның "Печенье" исемле гыйбрәтле хикәясе һәркемне уйланырга мәҗбүр итте.
Әниләр турында уен-квиз кызыклы һәм мавыктыргыч үтте! Күңелле сораулар, кызыклы фактлар, яраткан җырлар, әниләр турында мавыктыргыч мультфильмнар безнең чараның төп вакыйгасы булды. Ә "Поцелую мамочку", "Мама и дочка" җырларының яшь йолдызчык Миңнуллина Жасмин тарафыннан башкарылуы барыбызны да бәйрәм кәефе белән тулыландырды.
Ә без, үз чиратыбызда, барлык Әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, озын гомер, ә ана йөрәге беркайчан да кайгыны белмәсен, ә күз яшьләре шатлыктан гына булсын! Бәйрәм белән сезне!