Центральная детская библиотека

“Шаян шагыйрь Шәүкәт Галиев”

   21 ноябрь көнне Район балалар китапханәсенә 3 нче номерлы башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары катнашында “Шаян шагыйрь Шәүкәт Галиев” дип исемләнгән истәлекле әдәби дәрес үтте. Китапханәче әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар шагыйрьнең кызыклы, тәрбияви шигырьләре, табышмаклары  белән танышып күңелле ял иттеләр,аның шигырьләренә багышланган видеороликлар карадылар. Ш. Галиевнең тууына 95 ел тулу уңаеннан узган бу чара  балалар өчен мавыктыргыч һәм файдалы булды. Киләчәктә шигырьләре онытылмасын, укучылар тарафыннан гел өйрәнелеп торсын дигән теләкләр җиткерелде.