Центральная детская библиотека

"Без барыбыз да төрле, әмма бердәм!» (Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Халыкара толерантлык көненә багышланган чара)

Толерантлык - ул сабырлык, хөрмәт, кабул итү һәм дөнья мәдәниятләренең күптөрлелеген дөрес аңлау.

Укучылар тышкы кыяфәтләре,  диннәре  һәм гореф-гадәтләре төрле булуга карамастан, башка халыкларга карата дуслык, татулык һәм хөрмәт турында сөйләшүне бик теләп хупладылар. «Кулларыбызны тотыйк дуслар!" исемле тренингта  катнаштылар, анда алар үзләре өстендә эшләргә, аңларга, командада бер-берсен тоярга өйрәнделәр.

Нәтиҗәдә, балалар төрле илләрдәге халыклар белән тату яшәү генә түгел, ә милләтләренә һәм гореф-гадәтләре төрле булуга карамастан, яшьтәшләре белән дә дус булырга кирәклеген аңладылар.

Чара күтәренке рухта тәмамланды,  актив укучыбыз Миңнуллина Жасмин «Россия җире» исемле җырын башкарды. Афәрин! Дуслар, һәркемгә дә игелек һәм сабырлык телибез, дус булыгыз, үзегез һәм тирә-юньдәгеләр белән тату яшәгез!