"Һәр һөнәр дә бик мөһим!"
Бүген Арча район балалар китапханәсендә Арчаның 5 нче гимназиясенең мәктәп лагерена йөрүче балалар өчен "Һәр һөнәр дә бик мөһим!" дигән чара оештырылды. Укучылар элек нинди һөнәрләр булган, хәзер нинди һөнәрләр актуаль һәм киләчәктә нинди һөнәрләр булачагы турында белделәр.
Балалар Стратегик инициативалар агентлыгының эксперт төркеме, Мәскәү идарә мәктәбенең «Сколково» тарафыннан эшләнгән «Яңа һөнәрләр атласы» мультимедиа китап басмасы белән таныштылар. Биредә киләсе 15-20 елга перспективалы тармаклар һәм һөнәрләр тупланган. Ул нинди тармакларның актив үсеш алачагын, аларда нинди яңа технологияләр, продуктлар, идарә итү практикалары барлыкка киләчәген һәм эш бирүчеләргә нинди яңа белгечләр кирәк булачагын аңларга ярдәм итә.
Чара ахырында укучылар мавыктыргыч уеннарда актив катнаштылар һәм заманча һөнәрләр турында видеоролик карадылар.