"Яңа заман-яңа һөнәрләр"
Эшен яратып башкаручы, үз һөнәрен дөрес сайлаган кеше бәхетле була. Андый кеше турында ул үз урынында яки аның «куллары алтын» дип әйтәләр. Ләкин үзеңә туры килгән һөнәрне сайлар өчен, күп һөнәрләр турында өйрәнергә, белергә кирәк.
Бүген Арча район балалар китапханәсендә Арчаның 1 нче номерлы мәктәп лагерена йөрүче балалар өчен «Яңа вакыт – яңа һөнәрләр» дигән чара оештырылды. Укучылар элек нинди һөнәрләр булган, хәзер нинди һөнәрләр актуаль һәм киләчәктә нинди һөнәрләр булачагы турында белделәр.
Балалар Стратегик инициативалар агентлыгының эксперт төркеме, Мәскәү идарә мәктәбенең «Сколково» тарафыннан эшләнгән «Яңа һөнәрләр атласы» мультимедиа китап басмасы белән таныштылар. Биредә киләсе 15-20 елга перспективалы тармаклар һәм һөнәрләр тупланган. Ул нинди тармакларның актив үсеш алачагын, аларда нинди яңа технологияләр, продуктлар, идарә итү практикалары барлыкка киләчәген һәм эш бирүчеләргә нинди яңа белгечләр кирәк булачагын аңларга ярдәм итә.
Чара ахырында укучылар мавыктыргыч уеннарда актив катнаштылар һәм заманча һөнәрләр турында видеоролик карадылар.