Центральная детская библиотека

“Көнләшүдә бернинди файда да, шатлык та юк " (кино дәресе)

27 октябрь көнне 3нче номерлы башлангыч мәктәбенең озайтылган көн төркеменә йөрүче балалар "Көнләшүдә бернинди дә файда да, шатлык юк" кинодәресенә чакырылды.

Аларга «Россия мәктәпләрендә Кино дәресләре» федераль проекты кысаларында «Мандарин» исемле кыска метражлы фильмы күрсәтелде.

Кереш өлешендә балалар кешеләрнең шатлык һәм көнчелек хисләре турында сөйләштеләр. Л.Н.Толстойның "Бүре һәм тиен" һәм Н.Тулупованың "Игелек" шигырен тыңладылар.

Балалар, шатлык, игелек һәм иминлек һәрвакыт сезнең янда булсын!