“Яшәү рәвеше – сәламәтлек”
Гомер буе кешеләрдә төрле гадәтләр формалаша, кызганычка каршы, алар һәрвакытта да яхшы булмый. начар гадәтләрдән котылу кайвакыт бик авыр була. Әлеге чарада балалар сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре турында белемнәрен тулыландырдылар. Яхшы гадәтләр уңышларга ирешергә, яхшы укырга, җитез, оста булырга, ә иң мөһиме сәламәт булырга ярдәм итә. Укучылар игътибарына театральләштерелгә н күренеш тәкъдим ителде. Кыз балага төшендә начар гадәтләр белән танышырга туры килә, йокыдан уянгач ул үзе белән булган маҗараларның чынлыкта булмавына сөенә.
Дуслар, безнең һәрберебез үз язмышының һәм сәламәтлегенең хуҗасы! Дөрес юл сайларга тырышыгыз! Исән-сау булыгыз!