«Әтием - горурлыгым» (Әтиләр көне)
Октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Әтиләр көне дә нәкъ менә шундый бәйрәмнәргә карый. Яхшы әти булу-ир-ат тормышында иң җаваплы һәм кирәкле эш. Улы өчен үрнәк һәм кызы өчен яраткан әти булу – аталар өчен иң мөһим сыйфат.
Халыкара Әтиләр көне алдыннан 3 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Әтием - горурлыгым» исемле әдәби-күңел ачу уены узды. Балалар әтиләре белән таныштырдылар, һөнәрләре турында сөйләделәр. Аларга аеруча "Әтиләр нинди була?" уенында катнашу ошады. Әтиләрнең төрле һөнәрләре һәм аларның яраткан шөгыльләре турында табышмаклар чиштеләр. Ә иң истә калганы - бергәләп әтиләргә бүләк ясау булды.
Ә без, үз чиратыбызда, барлык әтиләрне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз! Бәхет, сәламәтлек телибез, гаиләгез өчен нык терәк булыгыз!