Центральная детская библиотека

“Тамара Крюкованың хыяллары” (Тамара Крюкованың 70 еллыгына багышланган әдәби кичә)

14 октябрьдә популяр балалар язучысы Тамара Шамил кызы Крюкованың 70 яшьлек юбилее билгеләп үтелә.

 Шул уңайдан Арча район балалар китапханәсендә "Тамара Крюкованың хыяллары” исемле әдәби чара оештырылды.  1 нче мәктәпнең 5 "А" сыйныф укучылары язучының иҗаты белән якыннан танышып, аның  әкиятләре, шигырьләре, юморлы мәктәп хикәяләре, балалар һәм яшүсмерләр өчен фантастик һәм реалистик повестьлары да бар икәнен белделәр

 Балалар  язучы тормышыннан иң кызыклы мизгелләре белән таныштылар, аның беренче китабының ничек барлыкка килүе турында кызыклы мәгълүмәт алдылар, шулай ук, ике юмористик повесте белән таныштылар: "Кот на счастье" һәм «Блог Кото-сапиенса».

Ә без, үз чиратыбызда, Тамара Шамил кызын юбилее белән котлыйбыз! Сәламәтлек һәм иҗади илһам телибез!

Ә сезне, дуслар, язучының кызыклы китаплары укырга китапханәдә көтәбез!