"В.В. Чаплина әсәрләрендәге кызыклы хайваннар турында”
13 нче октябрь көнне Арча район балалар китапханәсендә Арчаның 5 нче гимназиясендә укучы 1 нче "Б" сыйныф укучылары өчен "В.В. Чаплина әсәрләрендәге кызыклы хайваннар турында” дип исемләнгән чара узды. Балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, Вера Чаплина һәм Георгий Скребицкий сценарие буенча төшерелгән "Урман сәяхәтчеләре" дип исемләнгән мультфильмын карадылар. Аеруча кызыксынып язучының "Мушка" исемле хикәясен тыңладылар, шуңа күрә барлык сорауларга да төгәл итеп җавап бирделәр.
Танылган балалар язучысы Вера Чаплинаның иҗаты хайваннар дөньясына багышланган, аның китаплары гына түгел, ә бөтен тормыш юлы да алар белән бәйле. Ул күп еллар Мәскәү зоопаркында эшләгән, шуңа күрә хайваннарның гадәтләре, үз-үзләрен тотышлары турында бик яхшы белә.