Центральная детская библиотека

"Укытучы - изге һөнәр иясе" (Бөтендөнья укытучылар көне)

5нче октябрь, Бөтендөнья укытучылар көнендә, Арча район балалар китапханәсендә тантаналы чара узды.

Анда үз гомерләренең күп өлешен мәктәпкә һәм укучыларга багышлаган укытучылар һәм Арчаның 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 «Б» һәм 7 «В» сыйныф укучылары катнашты. Мөһтәрәм кунаклар үзләренең педагогик эшчәнлекләре ничек башлануын, ни өчен нәкъ менә шушы һөнәрне сайлаганнарын, мәктәп тормышыннан булган хатирәләре белән уртаклаштылар һәм балаларга үзләренең акыллы киңәшләрен бирделәр.

Очрашуны Борис Заходерның «Вредный кот», Виктор Драгунскийның «Главные реки» хикәяләре буенча инсценировкалар һәм музыкаль номерлар бизәде.

Иң мөһиме, балалар укытучы һөнәренең безнең һәрберебез өчен никадәр мөһим һәм кыйммәтле булуын белделәр. Чөнки нәкъ менә укытучы безне беренче сүз язарга, китап укырга өйрәтә. Укытучы яңа белемнәр алырга, укучыларының үсешенә этәргеч бирә.