Центральная детская библиотека

“Яшь күңелле, алтын йөрәкле безнең өлкәннәр” (Өлкәннәр көне)

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә котлаулар, бүләкләүләр, һәм искә алулар бара.
Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү. Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.

Якынлашып килүче Өлкәннәр көне уңаеннан китапханәбездә дә “Яшь күңелле, алтын йөрәкле безнең өлкәннәр” дип исемләнгән матур чара узды. Кичәдә хөрмәтле кунакларыбыз табышмаклар чишеп, кызыклы сорауларга җавап эзләп, төрле уеннарда катнашып бала чакларын искә алдылар.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.