“Абдулла Алиш - әкиятләр остасы” (Абдулла Алишның туган көне уңаеннан әдәби уен)
Балалар өзекләр һәм иллюстрацияләр буенча әкиятләрне танып белделәр, “Чукмар белән Тукмар” мультфильмын карап, сорауларга җавап бирделәр. Киселгән рәсемнәрне төзү һәм табышмакларга җавап табу да нәниләр өчен бик мавыктыргыч булды.
А.Алишның әкиятләре балаларны кечкенәдән үк яхшы гадәтләргә, хезмәткә өйрәтә, әти-әниләрне хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли, ә инде мондый чараларда катнашу нәниләрнең иҗади сәләтләрен һәм сөйләмен үстерүгә ярдәм итә.