Центральная детская библиотека

Республика күләм «Китапстан» проектының район этабы нәтиҗәләре

Бүген Арча район балалар китапханәсендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган республика күләм «Китапстан» проектының район этабы нәтиҗәләре ясалды.

Арча районында "Китапстан" проектында 400 укучы катнашты. Барлык эшләр дә бик кызыклы һәм эчтәлекле итеп ясалган. Аларны бәяләгәндә түбәндәге критерийлар исәпкә алынды: укыган китапларның саны һәм күләме, китап укыган көннәр саны, эшнең үзенчәлеклеге.

Финалистларны һәм җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Китап сезнең тормышыгызда һәрвакыт ышанычлы дус һәм киңәшче булсын!

Актив катнашулары өчен барлык укучыларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез!