Центральная детская библиотека

"Күңелле дәрес" (Белем көненә багышланган чара)

Бүгенге кунакларыбыз 1 нче мәктәпнең өченче сыйныф укучылары булды. Балалар белемнең ни өчен кирәклеге, аның көче нәрсәдә икәнлеге турында фикер алыштылар, районыбызның танылган якташларын искә төшерделәр, шулай ук Петр I турында кызыклы фактлар белделәр, чөнки аның белем бирүдәге казанышлары зур әһәмияткә ия. Ә чараның төп өлешендә балалар үзләренең белемнәрен интерактив уенында тикшерә һәм күрсәтә алдылар.

Дуслар, без сезне бәйрәм, яңа уку елы башлану белән котлыйбыз! Һәр көн уку җиңел бирелсен, барлык дәресләр кызыклы һәм файдалы булсын! Уңышлар! Хәерле юл!