Центральная детская библиотека

"Экрандагы китап геройлары" (Россия киносы көненә багышлан чара)

Бүген, Россия киносы көне кысаларында Арча балалар китапханәсе тамашачыларны кабул итте. Алар Россиянең «Орленка легендалары „ исемле фантастик балалар фильмын карадылар. Дуслык, беренче мәхәббәт, җәйге кәеф, могҗизага ышану беркемне дә битараф калдырмады дип өметләнәбез. Фильмны караганнан соң, һәр бала Кара диңгез буендагы «Орленок» балалар лагерына барырга хыяллангандыр.

Бу дата белән бәйле рәвештә балалар китапханәсендә «Экранда китап геройлары»китап күргәзмәсе төзелде. Укучылар игътибарына иң яхшы әсәрләр тәкъдим ителә.