Центральная детская библиотека

“Ушинскийның мәгънәле әкиятләре” (Россия педагогикасына нигез салучы К.Д. Ушинскийның тууына 200 ел)

Бу истәлекле дата кысаларында кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен "Ушинскийның мәгънәле әкиятләре" исемле танып-белү әңгәмәсе үткәрелде. Балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, Ушинскийның педагогикага зур өлеш керткәнен белделәр.

Балалар аның гыйбрәтле хикәяләрен зур кызыксыну белән тыңладылар һәм анализладылар, Ушинский әкиятләре мотивлары буенча куелган  мультфильмын карадылар.

Аның хикәяләре һәм әкиятләре әле күп яңа буыннар укыячак һәм аның барлык педагогик хезмәтләре илебез тарихында онытылмас эз калдырган дип ышаныч белән әйтергә була!