"Мәдәни шимбә. Рәсәй халкының милли уеннары" Бөтенроссия акциясе
"Мәдәни шимбә. Рәсәй халкының милли уеннары" Бөтенроссия акциясе кысаларында Арча район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Арча шәһәренең стадионында укучылар өчен кызыклы чара үткәрделәр. Анда балалар "Әйдә танышыйк", "Нардуган", "Түбәтәй", "Без-без, без идек" дип исемләнгән татар халык уеннары белән таныштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.